





– Бәйрәм күңелле булды, халыкны шулай шатландырулары өчен оештыручыларга рәхмәтебез зур, – диде әби-бабайлар.
Нәүрүз бәйрәмен Кошман, Мөрәле авылларында да бөтен авыл халкы катнашында зурлап үткәрделәр. Мәктәп укучылары да яз бәйрәме – Нәүрүзнең нинди бәйрәм икәнлеген яхшы белә, аңа багышлап төрле чаралар үткәрәләр.

Нәүрүзне мөселманнарча Яңа ел бәйрәме дип тә атыйлар. Бу сүз яңа көн дигәнне аңлата. Мөселманнар бәйрәм итә икән, димәк, ул ислам бәйрәме. Әмма бу бәйрәмнең ислам диненә бер катнашы да юк. Гарәпләр, мәсәлән, Нәүрүзне беркайчан да бәйрәм итмәгәннәр, хәзер дә юк. Сириядә ул бөтенләй тыелган. Бәйрәм үзбәкләр, әзербайҗаннар, иранлылар, таҗиклар, казахлар арасында киң таралган. Татар-башкортлар Нәүрүзгә караганда Сабантуйны зурлап үткәрә. Нәүрүз Үзәк Азия һәм Урта Көнчыгыш илләрендә дәүләт бәйрәме булып санала. Шатлыклы бәйрәм ул. Чөнки җылы, кояшлы көннәр алып килә, игенчеләр язга әзерләнә.
.jpg)

Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН