Анда мондый юллар бар:
“Безнең университет базасында “Һөнәри этика һәм дәүләт, муниципаль хезмәткәрләрнең этикеты” программасы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курсларында актив һәм нәтиҗәле эшләвегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Югары һөнәри осталыгыгыз, тирән белемле булуыгыз, практик эш тәҗрибәгез сезгә бурычларны комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Университетның профессор-доцентлар составы һәм экспертлар инициативалы булуыгыз, укуга җаваплы каравыгыз өчен рәхмәтен белдерә. Сезгә киләчәктә дә уңышлар, һөнәри җиңүләр телим”.