.jpg)
(1).jpg)
“Танышу” темасы буенча укытучы соравына Диана Шаландинаның татар телендә ничек төгәл, матур итеп җавап бирүен күрсәгез иде сез!
Шулай ук быелның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына түләү бәяләренең артуы хакында да фикер алыштык. Мәктәптә пешекче булып эшләүче Светлана Бохарова сөйли:
– Олы улыбыз бакчага йөри. Аңа дүрт яшь. Ике яшьлек кечкенәсен каенанам караша. Ике тапкыр субсидия алдык – якынча 350 сум.
(1).jpg)
Мөдир Елена Скворцова үзенең өмете белән дә уртаклашты:
– Бакчабызга йөрүче нәниләр саны артсын иде. Дәүләт тә бит үсеп килүче буын хакында кайгырта. Биредә тудырылган барлык уңайлыклар балаларның төрле яклап аң-белемнәрен үстерергә, мәктәпкә хәзерләргә зур мөмкинлек бирә. Моны, иң беренче чиратта, ата-аналар аңларга тиеш.
.jpg)
Фирәдә САЙРАНОВА