Кайбыч районында Зөя, Гөбенә, Бәрле елгалары янына урнашкан ун авылга су басу куркынычы яный

2014 елның 25 марты, сишәмбе

– Безнең Зөя, Бәрле елгалары буена урнашкан Борындык авылына су басу куркынычы ел саен яный. Шулай да иң истә калганы 1969, 1979 еллардагы язгы ташкыннар. 1969 елдагы көчле су  агач кү­перне агызып кит­кән иде. Ә 1979 елда 1 май төнендә авылны ки­нәт су басты. Йокыдан уянган халыкның күпчелеге идәнгә басам дип, аякларын салкын суда чылатты. Авыл урамнары буйлап көймәдә генә йөрдек. Ул елны күпме кешенең төзелешкә дип көздән әзерләп калдырган агачы, тактасы акты, – дип үткәннәрне искә алды авыл имамы Тәфкил Сафиуллин.

Борындык янындагы Зөя күпере  аша федераль дә­рәҗәдәге юллар үтә, шу­ңа да аны кадер­ләп саклыйлар. Язгы ташкыннар вакытында күпер янына бозлар тыгылып, һәлакәт китереп чыгармасын, авылны су басу очрагы булмасын өчен ел саен Зөя, Бәрле елгалары аша салынган кү­перләр тирәсендәге бозны шартлаталар. Бу хакта алдан авыл мәчетен­дәге репродуктордан халыкка хәбәр итәләр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан  буенча Баш идарәсе ел саен Ульяновск өлкәсенең “Гео­физик” җәмгыятенең шартлатучылар бригадасы белән берлектә биредә шартлату эшләре алып бара.


Зөя елгасында бозны шарт­латкан вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре күпер аша машиналарны җибәрми торды. Анда Кайбыч юллар идарәсе, “Челтәрле компания”, газ, ашыгыч яр­дәм күрсәтү, электр элем­тәсе узелы, полиция хез­мәткәрләре, Буадагы беренче зона эзләү-коткару отряды кизү торды.


Шартлату эшләре башланыр алдыннан министр­лыкның Татарстандагы Баш идарәсе инженер-техник чаралар хезмәте бүлеге начальнигы Георгий Баженов инструктаж үткәрде.

Зөя күпере янында бозның калынлыгы 30-40 сантиметр тәшкил итә иде.  Борындык уртасыннан агучы Бәрле елгасында өч җир­дә – авыл башында, авыл эчендәге һәм ферма юлындагы кү­пер­ләр янын­да боз шартлатылды. 

Язгы ташу вакытында бәла-казалар булмасын өчен һәркем үзенә беркетелгән территориядә уяу булырга тиеш. Көтмәгәндә су басу куркынычы янаса, беренче чиратта, өйләр­дә­ге суны туктатыгыз, электр, газны сүндерегез, документлар, җылы киемнәр, беренче кирәк-яракны алып, куркынычсыз урынга китегез. Су төнлә басса, коткаручыларга фонарьлар ярдәмендә сигнал бирегез. Кичекмәстән 2-14-01 яисә 01 телефоны, кәрәзле телефоннан 112, 101 яисә 010 номерларына шалтыратыгыз.


Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International