Кайбыч хоккейчыларына бүләк ясадылар

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Татарстанда нефть чыгаруның 70 еллыгы уңаеннан “Татнефть” компаниясе әзерләгән бу бүләкне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм башка районнар вәкилләренә әлеге оешманың бүлек начальнигы Газинур Ибраһимов тапшырды. Татарстан хоккей федерациясе оештырган бу чарада катнашкан район башлыгы әйтеп узганча, сертификатка киемнәр алынгач, ул Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә укытучы-тренер, Татарстанның атказанган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге яшь хоккейчылар командасына тапшырылачак. Бу команда район, зона, республика ярышларында әледән-әле җиңүләр яулый. Сигез киемне үз эченә алган һәр шәхси комплектның бәясе – 300 мең сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International