“Ана теле” интернет проекты татар телен өйрәнергә теләүче Кайбыч укучыларына яңа мөмкинлекләр ача

2014 елның 28 марты, җомга
Килешүгә 2012 елның августында кул куелган иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да дәресләрдә шул проектны куллану тәкъдим ителә. Укучылар имтиханнар, олимпиадаларга әзерләнгәндә аны өстәмә материал итеп куллана. “Ана теле” он-лайн мәктәбе буенча туган телен өйрәнергә теләүчеләр арасында безнең ил кешеләре генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә, башка милләт вәкилләре дә бар. Татар телен дөнья күләмендә өйрәнүгә юл ачучы бу проектның дәвамлы булачагына шик юк. Он-лайн мәктәп тугыз дәрәҗәдән тора, аларның һәрбересе сигез бүлекне үз эченә ала, шул нигездә 288 дәрес бирү карала. Тәүлек әйләнәсендә бушлай белем алырга мөмкинлек бирүче проекттан файдалану өчен сайтта теркәлергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International