Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп-шаулап узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар. Без быел Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсендә катнаштык һәм үзебезне чын мәгънәсендә зур балда кебек хис итеп кайттык.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бүген Әтнә районында спектакль куя. Алар анда драматург Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” дигән спектаклен күрсәтә.