Бәйге үрнәк балалар үстерүче, һәр яктан уңган-булган әниләр арасында уза. Аналарның бөеклегенә дан җырлаучы әлеге бәйгенең максаты – күркәм гаиләләрне барлау, аналарның җәмгыятьтәге абруен тагын да күтәрү, бәхетле гаиләләр мисалында сәламәт яшәү рәвешен, милли һәм мәдәни традицияләрне пропагандалау, шәфкатьлелекне үстерү. 25-26 июньдә Казанда Татарстанның Халыклар йортында “Нечкәбил – 2015“ конкурсының зона сайлап алу туры үткәрелә. Анда унбер районнан, шул исәптән Кайбычтан да катнашучылар чакырыла.
Заявка бирү өчен электрон адрес эл. nechkebil@yandex.ru , факс 8(843)205-58-08.
“Нечкәбил“нең ярымфиналы 6 сентябрьдә (“Ривьера“ комплексы), финалы 28 ноябрьдә (“Пирамида“ комплексы) Әниләр көненә билгеләнгән.
Конкурс турында мәгълүмат www.nechkebil.ru