Гади авыл йорты тәрәзәсеннән егылып төшү дә бала сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Балаларның егылып төшүе күпчелек очракта, ата-ана аларны күзәтүсез калдырганда килеп чыга. Кечкенә балаларны үзләрен генә калдырмагыз.
Тәрәзәләргә куелган москит сеткаларга беркайчан да ышанмагыз, алар егылудан саклый алмый. Киресенчә, әлеге төр сеткалар фаҗига килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Бала тәрәзәгә куелган москит челтәргә тәрәзәгә таянган кебек таяна. Челтәр ертылмаган очракта да, аның беркетмәләре сабый авырлыгына чыдый алмый, күпчелек очракта балалар сетка белән бергә егылып төшә.
Йорт җиһазларын бала тәрәзәгә менә алмаслык итеп читкәрәк куегыз. Мөмкин булса, тәрәзәнең аскы өлешен түгел, ә өске өлешен ачыгыз. Берничә сантиметр гына ачылырлык итеп, тәрәзәгә махсус җайланма куегыз. Тәрәзәгә рәшәткә куегыз, ул баланы егылып төшүдән саклаячак. Балаларга тәрәзәгә якын торган караватта сикерергә рөхсәт итмәгез. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз, өлкәнрәк балаларны кечерәкләргә күз-колак булырга өйрәтегез. Бүген балаларны җәрәхәтләнүдән саклаучы җайланмалар бик күп. Сабый тәрәзәне үзе ача алмасын өчен тоткычларга махсус йозаклар да куйдыртып була. Балаларыбыз гомере – бәясез!