“Мәктәбеңә ярдәм ит!”

2015 елның 20 июне, шимбә
Татарстанда “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды. Акциянең төп максаты – мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү.

Республикада урта һөнәри белем бирү оешмалары базасында ресурс үзәкләр ачыла башлады. Тик әлеге техникумнарның, көллиятләрнең күбесе бүген аяныч хәлдә. Акция “Мәктәбеңә ярдәм ит!” дип аталса да, биредә сүз мәктәпләр турында гына түгел, көллият һәм техникумнар турында да бара.
Мәктәпкәчә һәм урта белем бирү йортларын яңа уку йортына әзерләүдә республикада ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2013 елдан бирле уздырыла торган “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе шактый файда китерә. Әйтик, былтыр аның кысаларында 46 млн сум күләмендә иганә ярдәме күрсәтелгән.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International