-Бөек Ватан сугышы китергән афәтне гади сүзләр белән генә аңлатырлырлык түгел. Тарихчылар белдергәнчә, бу сугышта 26 миллионнан артык совет кешесенең гомере өзелгән. Әнә нинди зур югалтулар бәрабәренә яулап алынган бу тыныч көннәребез. Аның кадерен белик,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Хәтер һәм кайгы көнендә ясаган чыгышында.
Кайбычлылар сугыш батырларын бер минутлык тынлык белән искә алды. “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килгән иде бирегә. Матурлар, шаяннар, карап кына торасы килә үзләренә. Алар сугышның ни икәнлеген дә белмәүче бәхетле буын. Гомер буена, гасырларча дәвам итсен иде Тынычлык.