Җәйге ялда – музейда

2015 елның 21 июне, якшәмбе
Ямьле җәй җитү белән Галия Кайбицкая исемендәге музей көн саен диярлек районыбыз мәктәпләрендә җәйге ялга йөрүче балаларны кабул итә. Иң беренчеләрдән булып Колаңгы мәктәбе укучылары килсә, алар артыннан бер-бер артлы Зур Подберезье, Чүти, Кайбыч, Кошман мәктәпләре килделәр. Музейдагы экскурсияләр, очрашулар “Президент белән бергә” гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте кысаларында уза. Балаларыбызга безнең республикабызның вакытлыча президент вазифаларын башкаручының тулы исемен әйтегез әле диюгә алар бертавыштан: “Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич” – дип җавап бирәләр. Әле үзләре яшьүсмер балалар гына булсаларда, быел 13 нче сентябрь көнне сайлаулар узачагын аларның күпләре беләләр инде. Укучылар экскурсияне зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Саубуллашканда барысыда: “Безгә музей бик ошады, тагын киләчәкбез”- дип китәләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International