“Шуны истә тотып, безнең бүлек хезмәткәрләре Ленар Баһавиев, Рафаэль Нигъмәтуллин һәм Фәнил Җамалетдинов район авыллары клубларында әлеге темага яшьләр белән әңгәмәләр, җырлы-биюле уеннар, дискотека үткәрә”, дип хәбәр итте безгә мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова. Егетләр Кече Кайбыч, Чүти авылы мәдәният йортларында булырга өлгергән. 23 июньдә Мәлкидә, 24ендә – Федоровскоеда, 26сында – Морза Бәрлебашында булачаклар. Әлеге чарага 27 июньдә – Яшьләр Сабан туенда нәтиҗә ясалачак. Анда да уеннар, концерт, дискотека оештырыла. Уеннарда актив катнашучыларны бүләкләр көтә.