Кайбычлыларга бушлай юридик ярдәм

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
26 июньдә Россиякүләм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Ел саен үткәрелүче бу чараны “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый берлеге оештыра.
Бу көнне сез, сорауларыгыз булса, «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Монда сезне кызыксындырган һәм борчыган сорауларыгызга 8.00-11.00 сәгатькә кадәр нотариус Ирек Гафуров, 11.00-14.00 сәгатьтә адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин һәм 14.00-16.00 сәгатьтә прокуратура хезмәткәре юридик ярдәм күрсәтәчәк. Элемтәгә керү өчен телефон: 2-16-42.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International