ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Кайбыч балык хуҗалыгы” җәмгыяте хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен хезмәттәге уңышлар белән каршы алды. Әлеге оешманың генераль директоры Гомәр Җамалетдинов һөнәри осталыгы, балыкчылык тармагын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән зур өлеше өчен Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ә баш балыкчы Лидия Чиркова, өлкән балыкчы Александр Бердников һәм баш бухгалтер Гөлнур Мостафина Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

«Алтын каләм» республика фестивалендә татар журналистикасы юнәлешендә Гран-прины Кошман кызы Чулпан Гарифуллина яулады. Быел Олы Кайбыч мәктәбен медальгә тәмамлаган Чулпан хәзер КФУның журналистика факультетына укырга керергә әзерләнә. Чыгарылышлар әле үзләренә югары уку йортларын сайлый гына, ә Чулпанны инде студент дип санарга була. Чөнки Гран-при аңа ташламалы шартларда укырга керер­гә нигез бирә

Гомерләр бер мизгел кебек үтте дә китте, ди Салтыйган авылында бер түбә астында яшәүче апалы-сеңелле Сания Гыймранова белән Суфия Шәйхуллиналар. Бу көннәрдә Сания әби – 95, Суфия әби 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязованың хезмәтен тагын да югарырак бәяләделәр. Бөтенроссия кыр көнендә аңа “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге зур бүләкне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев тапшырды

Татарстанда яшәүчеләрнең үзләрен борчыган проблемалар, теләк-тәкъдимнәрен “Халык контроле”нә юллау мөмкинлеге бар


9
июнь, 2017 ел
җомга

Чәршәмбе көнне Кече Кайбыч авылы мәчетендә үткән ифтар мәҗлесенең чыгымнарын шушы авылда яшәп, бакыйлыкка күчкән Сәгыйрә апа белән Вәгыйз ага Нуруллиннарның балалары: Зөфәр, Мөдәрис, Гүзәлия, Лүзия һәм Рузилә гаиләләре үз өстенә алган


26
май, 2017 ел
җомга

Апаста Иделаръягы зонасындагы алты районның авыл җирлекләре башлыклары өчен зона киңәшмәсе үткәрелде. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Олы Урсак авылындагы балалар бакчасындагы ремонттан ТР Дәүләт Советы депутаты канәгать калды Халыкара балаларны яклау көнендә Олы Урсак авылында капиталь ремонттан соң “Чулпан” балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачачак


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 нче май көнне Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә имамнар җыены үткәрелде. Әлеге җыенның төп сәбәбе районга яңадан мөхтәсиб сайлау иде. Җыелышта район имамнары, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, төбәк казые Инсаф хәзрәт, Хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы һәм урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы катнашты

   16 майда  Гаилә көне уңаеннан  Кайбыч муниципаль районында  алтын, зөбәрҗәт, бриллиант , тимер туйларын билгеләп үтүче 25 гаилә парларын тантаналы төстә тәбрик иттеләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International