Апаста Иделаръягы зонасындагы алты районның авыл җирлекләре башлыклары өчен зона киңәшмәсе үткәрелде. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты.
Республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров үз чыгышында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр, тикшерү инстанцияләре белән үзара бәйләнеш, социаль-икътисади программаларны тормышка ашыру хакында сөйләде. Киңәшмәдә катнашучылар заманча этапта эшне нәтиҗәле оештыру юллары турында бай мәгълүмат алды. Анда төрле министрлыклар һәм ведомстволардан да чыгыш ясаучылар булды. Кайбычлылар район үзәгендәге Батырлар мемориалындагы герой якташлары бюсты янында истәлеккә фотога да төштеләр.