ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Айлык барышында Кайбыч районы Борындык урта мәктәбендә дә төрле тәрбияви чаралар узды, укучыларга, аларның ата-аналарына юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре аңлатылды, балаларда булырга тиешле яктылыкны кире кайтаручы элементлар барланды

Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 18 сентябрьгә район басуларыннан 25315 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (92,8 процент).

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары, кояшлы көннән файдаланып, мәктәп яны бакчасындагы кишер һәм аш чөгендере уңышын җыйды.

19 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” партия фракциясе әгъзасы, социаль сәясәт буенча Комитет рәисе урынбасары, депутат этикасы кагыйдәләрен саклау буенча комиссия әгъзасы Татьяна Воропаева партиянең Кайбычтагы җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә кайбычлыларны кабул итә.


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылында төзелеп, шушы көннәрдә кулланылышка тапшырылачак балалар спорт һәм уен мәйданчыкларының торышы, әзерлеге белән танышты.

17 сентябрь көнне урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районыбыз урманчыларын, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бүген Олы Кайбыч үзәк стадионы  чын бәйрәм төсе алды. Биредә Бөтенрәсәй “Милләтләр кроссы-2017” ярышлары узды. Спорт сөюче гаиләләр, район оешма-учреждениеләре хезмәт коллективлары, балалар, яшьләр, өлкәннәр спорт бәйрәменә җыелды.

Кайбыч районында күркәм бер гадәт яши. Сабантуйлар тәмамлангач, милли гореф-гадәтләрне саклау, аларны үсеп килүче буынга тапшыру, мәдәни мирасыбызны барлау максатыннан, һәр авылда кичке уеннар башлана.

Кайбыч районы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Дамира Низаметдинова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кайбыч районы үзәк хастаханәсе тарафыннан күчмә бригада булдырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International