Бүген Олы Кайбыч үзәк стадионы чын бәйрәм төсе алды. Биредә Бөтенрәсәй “Милләтләр кроссы-2017” ярышлары узды. Спорт сөюче гаиләләр, район оешма-учреждениеләре хезмәт коллективлары, балалар, яшьләр, өлкәннәр спорт бәйрәменә җыелды.
Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Әлеге йөгерешнең төп максаты - финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау.
Ярышлар берничә дистанциядә төрле яшьтәге кешеләр арасында үткәрелде.
Нәтиҗәләргә килгәндә, хатын-кызлар арасында беренчелекне Людмила Воробьева (район финанс-бюджет палатасы хезмәткәре) яулады, икенче-өченче урыннарда – Алена Макарова (районның халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәре) һәм Алсинә Ибраһимова (район пенсия фонды хезмәткәре).
Ир-атлар арасыннан беренче урынга Илфат Шакиров лаек булды. Икенче-өченче урыннарны Евгений Медов һәм Александр Маланьев яулады. Әлеге җиңүчеләрнең өчесе дә район полиция бүлекчәсендә хезмәт куя.
Ярышта пенсионерларыбыз да читтә калмады. Йөгерештә беренчелеккә Федоровское авылыннан Мария Ершова иреште. Әлфия Төхбәтуллина (район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары) һәм Газизова Миләүшә (район үзәкләштерелгән бухгалтерия учрежениесе җитәкчесе) икенче-өченче урыннарга лаеклы булды.
Пенсионер ир-атлар арасында Олы Кайбыч авылыннан Марс Нигъмәтҗанов чемпион калды.