Айлык барышында Кайбыч районы Борындык урта мәктәбендә дә төрле тәрбияви чаралар узды, укучыларга, аларның ата-аналарына юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре аңлатылды, балаларда булырга тиешле яктылыкны кире кайтаручы элементлар барланды.
“Сакла” интернет проекты да 4-11 яшьлек балалар өчен юл йөрү кагыйдәләрен аңлатуга юнәлтелгән. Балалар проект белән танышу вакытында “Куркынычсыз балачак шәһәре” уенында катнаша, “Сакла” өйрәтү модуле белән таныша, “Юл сакчылары” мультфильмын карый ала. Борындык урта мәктәбенең 2нче һәм 4нче сыйныф укучылары әлеге проектта беренче адымнарын ясады.