Кайбыч районы үзәк хастаханәсе тарафыннан күчмә бригада булдырылды. Әлеге бригада 14 сентябрь көнне район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе укытучыларына вакцинацияләү уздырды.
Шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында да прививка ясау дәвам итә.
Прививкадан баш тарту сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин дип кисәтә табиблар.