Бәйрәмегез белән, урманчылар!

2017 елның 16 сентябре, шимбә

17 сентябрь көнне урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районыбыз урманчыларын, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Кайбыч районы урман байлыклары белән дан казана. Урманнарыбыз - район байлыгының аерылгысыз бер өлеше, горурлыгы.Ә сез, эшчәннәр, аны саклау, яклау һәм үстерү буенча киеренке эш алып барасыз. Табигатебезне яшелләндерү өчен ел дәвамында куйган хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, тирә-юньне яшелләндерүгә көчегезне кызганмассыз дип ышанам. Гаиләләрегезгә иминлек, саулык-сәламәтлек телим. Үстергән урманнарыгыз үзегезгә дә яшәү дәрте өстәсен! Киләчәк буыннар өчен табигать байлыгын саклавыгыз иң күркәм гамәлләрнең берсе ул. Һөнәри бәйрәмегез белән!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International