Укучылар көзге уңыш җыйды

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары, кояшлы көннән файдаланып, мәктәп яны бакчасындагы кишер һәм аш чөгендере уңышын җыйды.

Җәйге чорда балалар, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, белем йортының яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында көч куя, үсемлекләрне тәрбияли, су сибә, чүбен утый.

Ә көз аларны яхшы уңыш белән сөендерә. Тырышлыклары бушка китми укучыларның, уку елы дәвамында мәктәп ашханәсендә үзләре үстергән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәмин ителә алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International