Кайбыч районында күркәм бер гадәт яши. Сабантуйлар тәмамлангач, милли гореф-гадәтләрне саклау, аларны үсеп килүче буынга тапшыру, мәдәни мирасыбызны барлау максатыннан, һәр авылда кичке уеннар башлана.
Кичә Олы Кайбыч авыл сабантуй мәйданында кичке уен гөрләде. Районыбызда яшәүче татар, рус, керәшен, чуаш, мишәр халкы үзләренең элек-электән үк сакланып килгән, бүген дә үз матурлыгын, ямен югалтмаган милли җырлар башкарды, уеннар уйнады. Мәйдан күрке булган бизәлгән атлар да бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.
-Төрле халык җырлары, биюләре, милли уеннар белән үрелеп баручы кичке уен – җирлектәгеләрне, районда яшәүче төрле милләт халкын берләштерүче мәдәни күпер ул. Ә мәдәниятебезне үстерер өчен милли йолаларыбызны белү, өйрәнү, саклап кала белү кирәк, - дип әлеге бәйрәмнең никадәр мөһим икәнлегенә басым ясады Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында.
Шулай ук иң яхшы кичке уен оештырган Кошман, Бортас, Кече Мәме, Чүти, Борындык, Мөрәле мәдәният учакларына, иң матур бизәлгән атлар хуҗалары: Яшел үзән районы Татар Танае авылыннан килгән Рәис Тазов, Олы Кайбыч авылыннан Ризалит Сөнгатуллин һәм Иншар Гыйсмәтуллиннарга истәлекле бүләкләр тапшырды район башлыгы.
Мәйдан уртасында кичке уен гөрләде, ә аннан читтәрәк, бәйрәмгә килгән халык өчен табаларда коймак пеште, самавыр кайнады.