Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылында төзелеп, шушы көннәрдә кулланылышка тапшырылачак балалар спорт һәм уен мәйданчыкларының торышы, әзерлеге белән танышты.
Әлеге күчмә киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авылы башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, төзү эшләрен башкаручы шәхси эшмәкәр Роберт Сафиуллин да катнашты.
Бүгенге көндә җирлектә 5 балалар спорт һәм уен мәйданчыгы төзелде. Болар барысы да халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылды.
Альберт Рәхмәтуллин төзелеш эшләрен югары бәяләде, шулай ук районның барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчасына кечкенәләр өчен мондый уен һәм ял урыннары булдыру мөмкинлегенә басым ясады.