Кайбыч районының 47 яшьлек гражданы кабат эчкән хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен хөкемгә тартылды

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы 47 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Әлеге граждан РФ Җинаятьләр кодексының 1нче кисәгенең 264 нче маддәсендә каралган (административ җәзага тартылган зат тарафыннан кабат юл йөрү кагыйдәләрен бозу ) җинаять кылуда гаепләнә.

Суд ачыклаганча, әлеге хөкем ителүче 2015 елның августында РФ  административ хокук бозулар Кодексының 1 нче кисәгенең 12.26 маддәсе (машина йөртүченең  полиция хезмәткәре тарафыннан алкоголь кулланганлыкны ачыклау өчен тиешле медицина тикшерүе үтүдән баш тартуы) буенча административ җаваплылыкка тартыла һәм аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф, 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы карала.

Әмма хөкем ителүче әлеге гамәлләренә тиешле нәтиҗә ясамый һәм 2017 июль аенда кабат эчкән хәлдә КамАЗ автомобиле руле артына утыра. Шул халәттә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Хөем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа карата 180 сәгать мәҗбүри эш һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү карары чыгарды.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән, дип хәбәр итте Кайбыч районы прокуратурасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International