Һәркем үз авылын, үз җирлеген чиста һәм төзек итеп күрергә тели.
Имәнле Бортас авылы клубы, мәдәният йорты, авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Чисталык һәркемгә һәм һәркайда кирәк” дип атлаган акция оештырды. Шуның кысаларында клуб һәм һәйкәл янын чистарту чистарту өмәсе үткәрелде. Акциядә авыл халкы да бик теләп катнашты, урамнар чистартылды, күл тирәсе дә чүп-чардан арындырылды.