Кайбыч муниципаль районының Имәнле Бортас авылы халкы өчен шатлыклы вакыйга – шушы көннәрдә тимер юл артындагы Һ. Такташ урамындагы йортларга газ тоташтырылды.
Йорт хуҗаларының сөенече чиксез, чөнки кышкы салкыннарда мичкә утын ягып интегәсе, баллонда газ бетә дип борчыласы юк хәзер.
-Без бу көнне бик көттек. Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бик тә рәхмәтлебез. Аның ярдәме һәм тырышлыгы нәтиҗәсе – бүген урамыбызның һәр йортында зәңгәр ягулык яна, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты алар.