Кайбыч районында шахмат буенча ярышлар узды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

30 сентябр көнне “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында муниципаль районы беренчелегенә шахмат ярышлары узды. 5-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган әлеге ярышларда районның 15 мәктәбеннән 44 егет һәм 22 кыз катнашты.

5-9 сыйныф укучылары арасында командалар буенча беренче урынны Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе яулады. Икенче - өченче урыннарда Бәрлебашы һәм Олы Урасак мәктәпләре командалары.

Шәхси беренчелектә Иске Чәчкаб урта мәктәбеннән Баязит Хәсәнов җиңү яулады, ә икенче – өченче урыннарга Олы Урсак урта мәктәбе укучылары Рәсим Мөхәмәтҗанов һәм Элвин Зарипов лаек булды.

Кызлар арасындагы ярышта Айзилә Габдрахманова (Борындык), Ләйсәнә Гарапова (Олы Кайбыч) һәм Алена Перепелкина (Хуҗа Хәсән) бертөрле балл җыйдылар, шул сәбәпле аларның өчесе дә алтын медаль белән бүләкләнде.

Югары сыйныфлар арасында Федоровское урта мәктәбе шахматчыларына тиңнәр табылмады. Әлеге мәктәп укучылары Константин Шленкин – алтын, Булат Хуҗин көмеш медаль яуласалар, кызлар арасында Анна Ворожайкина бронза медальгә лаек булды.

Шулай ук, Ләйлә Вәлиева (Олы Кайбыч) – алтын, Татьяна Зайцева (Иске Тәрбит) – көмеш, Александр Писарев (Олы Подберезье) бронза медальләр белән бүләкләнделәр.

Гомуми командалар арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе җыелма командасы икенче баскычта булса, өченче – дүртенче урыннарны исә, бертөрле балл җыеп, Олы Урсак һәм Олы Подберезье мәктәпләре бүлеште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International