Кайбыч районы мәгариф хезмәткәрләре Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

30 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Кайбыч, Федоровское, Олы Подберезье, Чүти, Иске Тәрбит һәм Хуҗа Хәсән урта мәктәпләре “Казан” агросәнәгать паркында уздырылган Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмаларының, ел саен уздырылып, инде күркәм традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

 Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде.

Ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Алар сәүдә нокталары белән танышты.

-Бүген биредә барлык районнар катнаша. Халык төрле ассортименттагы авыл хуҗалыгы продуциясен сайлый ала. Товарларның күптөрлелеге сөендерә, - диде Энгель Фәттахов.

-Безнең республика – үз мәнфәгатьләрен кайгыртырлык, ел саен үзебез җитештергән продукция белән республика халкын гына түгел, аннан читтә яшәүчеләрне дә тәэмин итәбез", - дип өстәде Нәҗип Хаҗипов, игенчеләргә рәхмәтен белдереп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International