"Хөрмәтле өлкәннәребез! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Үзләренең гомерләрен районыбызны, авылларыбызны үстерүгә багышлаган әтиләр һәм әниләр! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, ихлас котлавымны кабул итеп алыгыз. Календаребызга ныклап кереп урнашкан әлеге күркәм бәйрәм бик тә үзенчәлекле – өлкәннәребезгә генә хас зирәклек, сабырлык, күңел җылысы, безнең бабайларыбызга, әбиләребезгә хөрмәт һәм ихтирам белән тулы көн ул.
Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез.
Бүгенге өлкән буын – дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, яу кырларында фашистларга каршы сугышып һәм тылда алны-ялны белми хезмәт итеп, Бөек Җиңүне якынайткан, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу өчен бөтен көчен куйган, районыбызны үстерү, илебезне көчле, куәтле дәүләт итү өчен намус белән эшләгән, олы хөрмәткә лаек райондашларыбыз ул.
Әле бүген дә күпләрегез муниципаль районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, яшьләребезне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Кыенлыклар туган вакытларда, киңәш сорап, нәкъ менә сезгә – ярты сүздән аңлый белә торган өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итәбез. Сезнең акыллы киңәшегез һәм ярдәмегез белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле без.
Бүген тормышыбызны һәм эшләребезне “Без – кайбычлылар” дигән өндәү белән алып барсак иде. Максатыбыз районыбызда туып-үскән һәрбер кешедә туган ягыбызны ярату хисләрен тәрбияләү, туган авылны, туган җирне чәчәк аттыруга эчке ихтыяҗ тудыру һәм аны зур җаваплылык белән тормышка ашыру. Сабый балалардан алып, өлкән буынга кадәр бер омтылыш һәм бер сулыш белән яшәп, һәр кылган гамәлебезне шушы өндәу белән бәйли алсак иде.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең барыгызга да – лаеклы ялда булганнарыгызга һәм бүген дә хезмәтен дәвам иттерүчеләргә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, җан тынычлыгы, якыннарыгызның ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим.
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин".