ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

18 ноябрьдә Олы Кайбыч авылының “Салават күпере” спорт - сәламәтләндерү комплексында 7-11 сыйныфларда укучы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышлары узачак.

Кайбыч районында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды.

13 – 22 ноябрь көннәрендә Кайбыч муниципаль районында “Җәяулеләр кичүе” дип исемләнгән профилактик чара уздырыла.

Кичә Казан кремлендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида узган 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында катнашкан татарстанлыларны бүләкләү тантанасы узды. 

Надеждино авыл җирлеге Башлыгы Екатерина Савельева җирлек халкын җирле референдумда актив катнашырга чакыра.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына гражданнардан күчемсез милеккә адрес бирү турында даими рәвештә мөрәҗәгатьләр керә. 

Бүген Кайбыч муниципаль районы үзәк хастаханәсендә дәвалау-профилактик эшчәнлекнең ун айлык нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсенең шәхси составын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре, шулай ук Совет милициясе оешуның 100 еллык юбилее белән котлады.

Агымдагы елның 1 ноябреннән Кече Мәме авыл җирлегендә шәхси сектордан чүп җыю оештырылды.

Кече Мәме авылында гомер кичерүче Николай Бабанов 80 яшьлек юбилеен каршылады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International