Якташыбыз Вадим Поляков ТР Президенты бүләгенә ия булды

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Казан кремлендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида узган 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында катнашкан татарстанлыларны бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Җиңүчеләрне Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Иисегезгә төшерәбез: октябрь аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башшкаласы Абу – Дабида узган 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Россия гомуми команда буенча баллар зачетында беренче урынны яулады. Һөнәри осталык буенча 11 медаль һәм 22 медальон белән кайтты аннан россиялеләр.

Ә Татарстан данын яклап катнашкан якташыбыз, Кайбыч районында туып-үскән, Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлаган Вадим Поляков әлеге чемпионатта алтын медаль яулады.

Рәсемдә: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якташ чемпионыбыз Вадим Поляковны бүләкли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International