Кайбыч районында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. Олимпиадалар 4 фән буенча үткәреләчәк: рус теле, татар теле, инглиз теле, математика.
Бәйгедә олимпиаданың 2017-2018 уку елындагы мәктәп этабында һәм 2016-2017 уку елының муниципаль этабында җиңү яулаган 4-11 класс укучылары катнаша. Ул “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Олы Кайбыч мәктәбе базасында үткәрелә. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы дүрт этапта үткәрелә:
-мәктәп этабы (сентябрь-октябрь), һәр мәктәптә дүртенче класстан башлап, барлык класслар арасында;
муниципаль этап (ноябрь-декабрь) анда мәктәп этабында җиңгән 4-11 класс укучылары катнаша;
-региональ этап (гыйнвар-март) муниципаль этапта беренче урынны алган яки узган ел региональ этапта җиңүгә ирешүчеләр;
-бөтенроссия этабы (март-апрель), алдагы этапларда беренче урынны яулаган яки узган ел җиңгән укучылар катнаша.