Кече Мәме авылында гомер кичерүче Николай Бабанов 80 яшьлек юбилеен каршылады. Әлеге күркәм гомер бәйрәме белән аны Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән районның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльвира Заһидуллина, шулай ук Кече Мәме авыл җирлеге Башлыгы Елена Алексеева, ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева котладылар һәм юбилярга ныклы сәламәтлек, имин тормыш, җан тынычлыгы теләделәр.