"Җәяүлеләр кичүе" профилактик чарасы уза

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

13 – 22 ноябрь көннәрендә Кайбыч муниципаль районында “Җәяулеләр кичүе” дип исемләнгән профилактик чара уздырыла. Бу хакта безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итте.

Әлеге көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә дә, руль артында утырганнарга карата да игътибарны көчәйтәчәк. Җәяүле кичүләрендә тиешле кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк.

Быелның 10 аенда ресубликада 1215 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Аларда 88 кешенең гомере өзелгән, 1151е төрле тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигаләрнең күбесе тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен үтәсә, җәяүлеләр киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар да куйсалар, бәхетсезлек очраклары бераз кимер иде. Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк, якыннарыбызны хәсрәт утына салмыйк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International