Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына гражданнардан күчемсез милеккә адрес бирү турында даими рәвештә мөрәҗәгатьләр керә. Ләкин гражданнар бу очракта дөрес органга мөрәжәгать итми, чөнки күчемсез милеккә адресны җирлекнең башкарма комитетлары билгели һәм моның турында мәгълуматны федераль мәгълумати адреслар үзәгенә биш эш көне эчендә җибәрергә тиеш. Теркәү хезмәткәре тиешле мәгълуматны системага кертә. Гражданнар үзләренең күчемсез милек буенча адресын Росреестр сайтыннан карый ала.