Надеждино авыл җирлеге Башлыгы Екатерина Савельева җирлек халкын җирле референдумда актив катнашырга чакыра.
“Кадерле авылдашлар! Тиздән, 19 ноябрь көнне гражданнар арасында үзара салым кертү буенча җирле референдум үткәрелә.
Референдумның ничек узуына карап, җирлектә башкарыласы эшләрнең күләме дә билгеле булачак.
Барыгызны 19 ноябрь көнне 1592 номерлы сайлау участогына чакырам һәм уңай тавыш бирүегезне сорыйм. Болар барысы да туган ягыбыз, авылларыбызның якты киләчәге, матурлыгы, төзеклеге өчен.
Без бердәм булырга тиеш”