Агымдагы елның 1 ноябреннән Кече Мәме авыл җирлегендә шәхси сектордан чүп җыю оештырылды.
Әлеге хезмәт шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин тарафыннан айга ике тапкыр башкарылачак . Менә бүген дә билгеләнгән вакытта – иртәнге сәгать җидедә “КамАЗ” автомашинасы авылга чүп җыярга килде. Бу хакта авыл халкы хәбәрдар иде һәм һәркайсы җыелган чүпләрне махсус пакетларга тутырып, капка төпләренә чыгарып куйды.
Без мондый схемада чүп җыю халык тарафыннан уңай кабул ителер һәм безгә тиешле булмаган урыннарда барлыкка килгән чуплекләргә каршы көрәшергә туры килмәс, дип ышанабыз.
Елена Алексеева, Кече Мәме авыл җирлеге Башлыгы.