ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

23 май кичендә Олы Кайбыч авылы "Рәйхан" кафесында Кошман авылының ике мәхәлләсеннән, Олы Кайбыч авылы мөселманнары катнашында ифтар мәҗлесе үткәрелде. 


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

«Буа: диалог киңлегендә» Халыкара театр фестивале кысаларында, район мәдәният йортына  Казахстаннан “Алакай” курчак театры килде. Алар балалар өчен "Старик перекати-поле" дигән әкият күрсәттеләр.

 

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Кайбыч районының башкарма комитеты искәртә, закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps\\uslugi.tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү”  һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. 

Татарстан Республикасының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 28 майда сәгать 9:00-17:00 сәгатькә кадәр  “Балаларга ярдәм күрсәтү оештыру” : сораулар, проблемалар, тәкъдимнәр” дигән темага кайнар линия эшләячәк. Мәгълүмат өчен тел. 8(843) 236-61-24,  236-61-26, 236-61-49.

 “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале кысаларында 22 май көнне районыбызга Казахстанның Актобе шәһәре “Алакай” курчак театры труппасы килде.

2018 елның 26 маенда  эшмәкәрләр йортында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт)   эшмәкәрләр эшчәнлеген популярләштерүгә юнәлдерелгән “Эшмәкәрләргә бизнес-уикенд” дигән чара була.  

Бүгенге көндә чәчү 28392 гектар мәйданда булдырылган, бу 90,6 процентны тәшкил итә.   

   Районыбызның Галия Кайбицкая исемендәге музейда Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә төп документ - паспортлар тапшыру көне узды. Аның чираттагысы 22 майда үтте. Бу көнне районыбызның 14 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.

 


22
май, 2018 ел
сишәмбе

21 майда Кайбыч Балалар сәнгать мәктәбендә  “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Бу елны музыка мәктәбен 8 укучы тәмамлады.

Бүген Кайбыч районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International