Бүгенге көндә чәчү 28392 гектар мәйданда булдырылган, бу 90,6 процентны тәшкил итә. “Яңа юл” хуҗалыгы һәм “Агрохимсервис” җәмгыяте сабан культуралын утырту буенча эшне тәмамладылар. Шулай ук районда шикәр чөгендерен утырту тәмамланды, бөртекле сабан культураларын утырту ахрына җитеп килә, аларның 19973 гектардан 19704 гектары утыртылган, бу 98,7 процентны тәшкил итә. Утырту белән бер рәттән авыл хуҗалыгы культураларын чүп үләннәрдән чистарту һәм зыян китерә торган корткычлардан саклау эшләре башланды. 23 майда 1200 гектар культураларның гербицид белән эшкәртелде һәм 400 гектары инсектицид белән эшкәртелде.