Районыбызның Галия Кайбицкая исемендәге музейда Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә төп документ - паспортлар тапшыру көне узды. Аның чираттагысы 22 майда үтте. Бу көнне районыбызның 14 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.
Тантана башланыр алдыннан Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Укучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде һәм паспортлар тапшырды.
Бу тантанада шулай ук, Аппарат Советының җитәкчесе Рәмилә Айзатуллова, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, Кайбыч районы полиция бүлегенең миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин, укучыларның әти-әниләре катнашты.