21 майда Кайбыч Балалар сәнгать мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Бу елны безнең мәктәпне 8 укучы тәмамлады. Аларның икесе, Адилә Гаттарова һәм Марина Тараканова имтиханны 5 билгесенә биргән. Нияз Гарафутдинов, Риназ Гумеров, Ильсур Низамутдинов, Раиль Камалиев, Альбина Губаева, Кадрия Хикматуллина 5 һәм 4 билгесенә тәмамладылар. Аларның барысына да таныклыклар, мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә әти-әниләр дә катнаштылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәния Петухова котлады.