Актобе шәһәре “Алакай” курчак театры якташлары музеенда!

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

   “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале кысаларында 22 май көнне районыбызга Казахстанның Актобе шәһәре “Алакай” курчак театры труппасы килде. Район мәдәният йортында спектакль күрсәтер алдыннан алар Галия Кайбицкая исемендәге музейга керделәр. Яшь артистлар Галия Кайбицкаяның, Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендә туганлыгын белгәч, җырчының уртак якташыбыз булуына бик нык сөенделәр. Актобе (Актюбинск) һәм Җаек (Уральск) Казахстандагы күрше шәһәрләр, аралары 400 чакрым. Кунаклар Галия Мотыгулловнаның, әтисе Мотыгулла хәзрәт Төхвәтуллинның биографиясен, операдан арияләрне кызыксынып, үз итеп тыңладылар. Музей исеменнән директор Энҗе Мингалиева кунаклар бүләкләр, “Казан” журналының җырчыга багышланган махсус басмасын, музейның буклетын һәм Галия Кайбицкая башкаруында опералардан арияләр тупланган диск бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International