Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Барлыгы 9 кеше теркәлгән. Матди ярдәм, җир, йорт, ферма хуҗалыгы буенча сораулар каралды. Шәхси гражданнарны кабул итү атнаның һәр сишәмбесендә сәгать 8:00-10:00 кадәр була.