Кайбычта ифтар мәҗлесе булды

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

23 май кичендә Олы Кайбыч авылы "Рәйхан" кафесында Кошман авылының ике мәхәлләсеннән, Олы Кайбыч авылы мөселманнары катнашында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу авылларны берләштерүче Кошман авылыннан чыккан шәхси эшмәкәр Равил Җәләлиев. Шуңа ул үзенең кафесына күп кунаклар чакырды. Мәҗлестә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Төркиядән кайткан коръән-хафис Мөхәммәт  һәм күп санлы башка кунаклар булды. Кайбыч районы авылларында ифтар мәҗлесләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International