Кайбычка Казахстаннан яшь артистлар килде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

«Буа: диалог киңлегендә» Халыкара театр фестивале кысаларында, район мәдәният йортына  Казахстаннан “Алакай” курчак театры килде. Алар балалар өчен "Старик перекати-поле" дигән әкият күрсәттеләр.

Спектакльдан тыш мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмилә Әблязова аларга Олы Кайбыч авылы буенча экскурсия үткәрде. Алар Галия Кайбицкая исемендәге музейда, һәйкәл янында, спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм Сабантуй үтә торган паркта булдылар. Алар безнең табигать белән сокландылар һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт белдерделәр.  Мәдәният йорты фойесында алар өчен выставка оештырылды.

Алар безнең “Әкият” курчак театрын Казахстанга, фестивальгә чакырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International