ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Рәмис Рафисович!

Кайбыч муниципаль район башлыгы, район администрациясе коллективы исеменнән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз!

Сезгә чын күңелдән эшегездә уңышлар, билгеләнгән барлык планнарыгызның тормышка ашуын, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм тормыш оптимизмы телибез! Туганнарыгызның мәхәббәте һәм җылысы,  коллегаларыгызның ярдәме һәм аңлаулары сезгә һәрчак юлдаш булсын.

Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

 


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

         29 октябрь көнне, Олы Кайбычта, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган кичә узды. Бу кичәдә һәр авыл җирлегеннән делегация катнашты. Килүчеләр арасында элеккеге колхозларның төрле чорда оешма лидерлары, комсомол-яшьләр коллектив җитәкчеләре, хәтта райком комсомол хезмәткәрләре дә бар иде. Кичә пионер һәм комсомол сафларында узган яшьлек хатирәләрен яңартып җылы, эчкерсез шартларда узды.

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Мөрәле авыл җирлегендә Гыйбадуллина Асия Хафиз кызы яши, аның әтисе һәм бабасы репрессиягә дучар була. Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан аның янына Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килде.  Ул район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Асия Хафизовнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм аңа азык-төлек җыелмасы тапшырды.

 

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. 

 27 октябрь көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.

 

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2018 елның 29 октябреннән 10 ноябренә кадәр кыска вакытлы ялда була. Отпуск вакытында район башлыгы вазифаларын район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев  башкарачак.
 

2018 елның  ноябрь аенда  “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

 


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 26 октябрендә Буа шәһәрендә Россия Федерациясенең күрше төбәкләре катнашында "Кечкенә тикшеренүчеләрнең беренче адымнары" дигән зональ экологик фәнни-гамәли конференция булып узды. Безнең районнан конференциядә "Миләшкәй" Олы Кайбыч балалар бакчасының әзерлек төркеме шәкерте Гыйсмәтуллин Самир (тәрбияче Әүхадшина Светлана) катнашты һәм III урынны алды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Алсу Хәбибулловна күп еллар колхозда дуңгыз караучы булып эшләгән.  Алар тормыш иптәше белəн ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндə Алсу апа кызы белән киявенең, оныкларының игелеген күреп яши.  Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның  урынбасары Рәмис Хәялиев  тəбриклəде. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, матур тормыш теләде һәм рәхмәт хатын тапшырды.
 

27 октябрьдә Казан шәһәрендә «Бәхетле» сәүдә йорты каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты.  Анда яңа гына ит, сөт, йомырка, бәрәңге, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал, яшелчәләр һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин иде. Шәһәрлеләр арасында сөт, сөт продуктлары, ит ихтыяҗ аеруча зур иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International