27 октябрьдә Казан шәһәрендә «Бәхетле» сәүдә йорты каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Анда яңа гына ит, сөт, йомырка, бәрәңге, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал, яшелчәләр һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин иде. Шәһәрлеләр арасында сөт, сөт продуктлары, ит ихтыяҗ аеруча зур иде.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/press/foto.htm/photoreport/4457987.htm