Авыл җирлегендә эшләүче яшь белгечләр арасында "Һөнәре буенча иң яхшы" һөнәри осталык республика конкурсы

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

          2018 елның  ноябрь аенда  “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

          Бәйге иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. Чарада республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажлары түбәндәгечә булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнашачак.

          Безнең район данын 6 кеше яклаячак -  Татьяна Кабатьева, Татьяна Дементьева, Юлия Борисова, Любовь Бухарова, Тамара Шулаева, Петр Матвеев.

          Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәк (1 нче урыннарны алучылар шулай ук чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачак). Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International