Алсу Хәбибулловна күп еллар колхозда дуңгыз караучы булып эшләгән. Алар тормыш иптәше белəн ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндə Алсу апа кызы белән киявенең, оныкларының игелеген күреп яши. Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Рәмис Хәялиев тəбриклəде. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, матур тормыш теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
